16+

"Эдуард Шәрәфиевны исемлектән чыгаргач, бюллетеньнарга кулдан төзәтмәләр керттек"

Татарстанда праймеризда бүген 58 кандидат катнаша. Кичә "Бердәм Россия" партиясе федераль оештыру комитетының бер кандидат - Эдуард Шәрәфиевны алдан сайлау исемлегеннән чыгарганлыгы мәгълүм булды.

Татарстанда праймеризда бүген 58 кандидат катнаша. Кичә "Бердәм Россия" партиясе федераль оештыру комитетының бер кандидат - Эдуард Шәрәфиевны алдан сайлау исемлегеннән чыгарганлыгы мәгълүм булды.

Әлеге карар Россиянең төрле төбәкләреннән "финанс пирамидалары"ннан алданучылардан күмәк гозерләр кергәч кабул ителгән.

- Федераль оештыру комитеты карары турында без кичә кич белән белдек. Тиз арада бөтен исәпләү участоклары эшенә төзәтмәләр кертергә туры килде, мәгълүмати плакатлар һәм бюллетеньнәргә кулдан төзәтмәләр керттек, - диде төбәк оештыру комитеты җитәкчесе Юрий Камалтынов.

Инде хәбәр ителгәнчә, Эдуард Шәрәфиены праймеризда катнаштырмауны сорап Россиянең төрле төбәкләреннән алданган акча салучылар мөрәҗәгать иткән. Алар "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның үзәк җәмәгать кабул итү бүлмәсенә дә, Россия үзәк сайлау комиссиясенә дә язган.

Мөрәҗәгать итүчеләр сүзләренчә, Россия буенча финанс махинацияләрендә 20 меңнән артык кеше алданган. Финанс пирамидалары илнең 49 шәһәрендә корылган. Күпмедер вакыттан соң әлеге офислар ябыла башлаган, акча кертүчеләр үз акчаларын югалткан. Мөрәҗәгать авторлары ул вакытта әле "Гадел Россия" партиясе әгъзасы булган Эдуард Шәрәфиевның бу афераны оештырган компаниягә турыдан-туры катнашы бар ди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading