16+

“Ефәк юлы” раллиена әзерлек башланды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ефәк юлы 2016" халыкара раллиен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ефәк юлы 2016" халыкара раллиен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде.


"Ефәк юлы" раллие бу елның 8 июлендә Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан тантаналы рәвештә башланып китә, ә 26 июльдә Пекин (Кытай Халык Республикасы) үзәгендә тәмамлана. Трассаның озынлыгы - 8,5 мең километр. Маршурт Россия, Казахстан һәм Кытай аша уза. Спортчылар Казанда шәһәрендә дә булачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

- Быел Казанда төрле илләрдән оста узышчы-спортчылар яңадан очраша, алар арасында тәҗрибәле мастерлар, шулай ук яшь пилотлар да бар. Спортчылар трассаның бөтен этапларын лаеклы узар, профессиональлек һәм кешелеклелек сыйфатларын күрсәтер, җанатарларга онытылмаслык җиңү мизгелләрен һәм яраткан командалары өчен горурлык хисен бүләк итәр, дип ышанам, - диде Татарстан Президенты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading