16+

ЕГАИС – 500 сәүдә ноктасы башына җиткән

2016 елның декабрь аенда авыл җирлегендә алкоголь сатучы 900гә якын сәүдә ноктасын ЕГАИС системасына кертергә уйлыйлар. Бу хакта Татарстанның Госалкогольинспекция җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов хәбәр итте.

Авыл җирлегендә исерткеч эчемлекләр белән сату итүче кибетләрнең 65 проценты инде ЕГАИС системасы белән эшли, калган 35 процентны бу елның соңгы аенда әлеге системага күчәргә тиеш. Исегезгә төшерәбез, федераль закон буенча Россия авылларында ЕГАИС 2017 елның 1 июленә кадәр кертеп бетерергә тиеш. Ләкин Татарстан пилот төбәк буларак, бу эшне алданрак, ягъни бу елның декабрь аенда тәмамларга тиеш. Хәзер республикада барлыгы 2858 объект әлеге системага беркетелгән.
Рөстәм Арсланов сүзләренчә, ЕГАИС системасы кертү күп кенә сәүдә нокталары ябылуына китергән.

- Соңы арада 500гә якын исерткеч эчемлек сатучы кибетләр ябылды. Бу кибетләр тыелган алкоголь сату иткән булырга тиеш. ЕГАИС китергән беренче "шок" инде бетте, - диде Рөстәм Арсланов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading