16+

«Экотуризм – мөмкинлекләрнең яңа тәрәзәсе»

Экологик туризм, чагыштырмача яңа гына барлыкка килүенә карамастан, көннән-көн популярлаша бара. Россиядә 2011 елдан бирле экотуристлар саны 50 процентка арткан. Әмма әлеге тармакны үстерү өчен әле шактый көч түгәргә кирәк.

Экологик туризм, чагыштырмача яңа гына барлыкка килүенә карамастан, көннән-көн популярлаша бара. Россиядә 2011 елдан бирле экотуристлар саны 50 процентка арткан. Әмма әлеге тармакны үстерү өчен әле шактый көч түгәргә кирәк.

Моннан тыш, туриндустрия алдында торган тагын бер бурыч – цифрлы технологияләрне үстерү. Территорияләрнең туристлык продукты буларак көндәшлеккә сәләтле булуы турыдан-туры заманча технологияләрне куллануга да бәйле. Казанда узган «Киләчәк ориентирлары» халыкара форумында белгечләр шул хакта сөйләште. Чарада катнашучылар фикеренчә, форум тәҗрибә уртаклашу һәм мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу мәйданчыгы булып тора.

Пленар сессияне ачуда Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да катнашты. Аның сүзләренчә, Татарстанда туризм тармагын үстерүдә күп эшләр алып барыла. 2018 елда республикага килгән туристлар саны 3 миллионнан артып киткән. Килүчеләр саны ел саен 8 процентка үсә.

– Әлбәттә, аларның тагын да күбрәк булуын телибез. Без биредә төбәкләрдә булган нәтиҗәле эш алымнары, тәҗрибәләр белән уртаклашачакбыз. Цифрлаштыру һәр тармак өчен өстенлекле бурыч булып тора. Безгә турпродуктны да цифрлаштырырга, аны эшкә сәләтле итәргә кирәк, – дип билгеләп үтте ул чыгышында.
Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры урынбасары Ольга Захарова сүзләренчә, экотуризм Россия өчен мөмкинлекләрнең яңа тәрәзәсе булып тора.
– Экотуризм, беренче чиратта, төбәкнең социаль тотрыклылык һәм икътисади үсеш инструменты. Ул шулай ук табигатьне өйрәнү дә. Халыкара статистикага күз салыйк, Россиядә тыюлыкларга йөрүчеләрнең саны 7 миллионны тәшкил итә, Австралиядә – 60 млн, ә АКШта – 270 млн. Чагыштыру өчен тыюлыкларның мәйданнары: Россиядә – 1,7 млн кв км, Австралия – 0,9 млн кв км, АКШ­та – 1,2 млн кв км. Канадада экотуризм эшчәнлегеннән 1,7 млрд доллар салым акчасы керә Бу – табигатьне саклау чыгымнарыннан биш тапкырга күбрәк. Йеллоустоун паркына керү билеты бәясеннән генә дә керем 50 млн доллар белән исәп­ләнә. 2017 елда анда 4,1 млн турист булган. Кения тәҗрибәсен өйрәнсәк, милли паркка бер арыслан гына да, экотуризм объекты буларак, елына 27 мең доллар табыш бирә. Безнең тыюлыклар елына 11,7 млн доллар керем китерә. Бу – АКШ­тан 1213 тапкырга азрак. Бездә барысы 12 мең тыюлык исәпләнә, 34 пункт ЮНЕСКО исемлегенә кергән.

Россия – табигать территорияләре мәйданы күләме буенча дөньяда беренче урында, әмма рейтингта 14нче урында гына торабыз. Беренче унлык­ка керү өчен мөмкинлекләребез зур югыйсә. Тыюлыкларны сакларга һәм үстерергә кирәк, әмма шул ук вакытта алар сак караш таләп итә, – дип сөйләде Ольга Захарова.

Аның фикеренчә, һәр төбәк үзенең үзенчәлеген саклап калып үсәргә тиеш. Һәр территория үзенең үсеш траекториясен билгели ала. Берсе – төбәкнең брендына әверелергә, икенчесе Татарстандагы Идел-Кама тыюлыгы кебек табигать объекты булып калырга мөмкин. Кайбер кешеләр нәкъ менә шундый объектларны күрү өчен махсус килә.
– Бу объектлар киләчәк буынга сакланып калсын өчен, аларны саклау һәм фәнни-тикшеренү эшләренә акча кертергә кирәк. Төбәк бренды булсын дисәгез, тыюлык җитәкчеләре инвесторлар белән дөрес эш юнәлешен сайларга тиеш, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading