16+

«Экстрасенсларга да, шаманнарга да мөрәҗәгать иттем...»: тагын бер яшь кеше югалган

Югалган Аннаның әнисе кызы кайтыр дип көтә. 

Югалган Аннаның әнисе кызы кайтыр дип көтә. 

28 ноябрьдә Пермьдә 22 яшьлек студент кыз югалган булган. Ай ярым инде әнисе аны көтә. Кыз кич белән өйдән чыгып киткән булган, шуннан бирле аңардан хәбәр юк. Баштагы ике атнада кызны полиция хезмәткәрләре, волонтерлар, дуслары актив эзләгән. Соңгы көннәрдә эзләү эшен туктатканнар. 

"Мин күрәзәчеләргә дә, себер шаманына да мөрәҗәгать иттем. Әмма төгәл генә берни дә әйтмәделәр. Исән түгел, диючеләр дә, исән, әмма өйгә кайтмаячак, диючеләр дә бар. Нәрсә уйларга да белмим. Могҗизага гына ышанам. Кыз турында якыннары аралашучан, тормышны һәм сәяхәт итәргә ярата. Буддизм белән кызыксынган. Әнисе ноутбугын программистларга биргән. Бәлки, социаль челтәрләрдә берәр сәхифәсе булгандыр, кем беләндер аралашкандыр, нәрсә дә булса ачыкларга телим, дигән әнисе. Кызының тау чаңгысында шуганда кия торган костюмын алуын да әйткән ул, дип яза KP.RU.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X