16+

Ел башыннан бирле Татарстан юлларында 63 кешенең гомере өзелгән

Бу 2023 ел белән чагыштырганда 16 тапкырга күбрәк.

Бу 2023 ел белән чагыштырганда 16 тапкырга күбрәк.

2024 елның гыйнварыннан Татарстанда 549 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 690 кеше зыян күргән. Бу хакта республикада юл хәрәкәте иминлегенә багышлаган матбугат конференциясендә республиканың баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде.

Ачыкланганча, өч ай эчендә Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16 кешегә күбрәк кеше һәлак булган. Бу борчылу тудыра, дип ассызыклады Гарипов.

Шулай ук Татарстан буенча баш дәүләт автоинспекторы республикада булган юл һәлакәтләренең төп сәбәпләренә аерым тукталды.

– Алар арасында бәрелешү, аларда 42 кеше һәлак булган, җәяүлеләрне бәрдерү аркасында 15 кеше үлгән. Шулай ук каршы як полосага чыгу сәбәпле 29 кешенең гомере өзелгән, — дип ассызыклады Гарипов.

Казанда Ибраһимов урамы киселешендә Honda чит ил машинасы 35а автобусы белән бәрелешә. Машинаның тизлеге шуның чаклы югары була ки, аның алгы өлешеннән тимер өеме генә калган. Автомобиль йөртүчесе фаҗига урынында һәлак була. Урынга тиз арада ашыгыч ярдәм килеп җитә. Ләкин табибларга чит ил машинасы йөртүчесенең үлемен генә расларга кала. Бу вакыйганың шартлары ачыклана.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, авария автобус йөртүчесе сул якка борылган вакытта килеп чыккан. Автобус руле артында 12 ел машина йөртү стажы булган Кыргызстан гражданы булган. Автобустагы пассажирлар зыян күрмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading