16+

Элеккеге Нурлат районы башлыгы Фатыйх Сибагатуллин вафат

Республика зур югалту кичерә, диелә Президентның кайгынамәсендә.

Республика зур югалту кичерә, диелә Президентның кайгынамәсендә.

Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатыйх Сибагатуллин вафат булды. Ул җомга төнендә, 24 июньдә җан бирде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бу Фатих Сәүбән улының туганнары һәм якыннары өчен генә зур югалту түгел. Ул чын патриот булды, чын күңелдән туган җирен яратты», — диелә Президентның кайгынамәсендә.

Сибагатуллин Дәүләт Думасында 2007 елдан бирле утырган, «Бердәм Россия» фракциясенә кергән. Әмма парламентның сигезенче чакырылыш составына узмаган. Элеккеге парламентарийга 72 яшь булган.

Саубуллашу урыны һәм вакыты турында соңрак хәбәр ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading