16+

Элеккеге Кенигсбергны Кенигсберг дип атаган стюардессаны эшеннән куалар

МГУ деканы Виталий Третьяков твиттерда бортпроводницаны гаепләп язып чыкканнан соң «Аэрофлот» компаниясе әлеге хезмәткәрне эшеннән азат итәргә вәгъдә биргән.

Декан сүзләренчә, Мәскәү-Калининград рейсы вакытында экипаж Калининградны Кенигсберг дип атаган. Белдерү рус телендә дөрес әйтелде, ә инглизчә Кенигсберг атамасы яңгырады, дип язган Третьяков.
«Аэрофлот» тикшерү үткәргән һәм Калининградны Калининград дип атамаган стюардессаны эшеннән азат итәргә булган. МГУ деканы белдерү ир-ат тавышы белән ясалды, ул экипаж командиры булырга тиеш, андый белдерүне бары тик командир гына ясый, дип белдергән. “Аэрофлот” исә белдерүне бортпроводница ясый, ул инде үз гаебен таныды, дип җавап биргән. Әмма декан үз сүзен бирергә теләмәгән, стюардессаны якларга әзер булуы һәм эштән куылмасын өчен, шаһит буларак, аңа мөрәҗәгать итә алуы турында әйткән. 
Көнчыгыш Пруссиянең үзәге булган Кенигсберг Икенче бөтендөнья сугышыннан соң СССР юрисдикциясенә тапшырылгач Калининградка әйләнә.

фото: news.vse42.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading