16+

"Исәп комиссиясенә шикаятьләр килмәде"

Региональ исәп комиссиясенең Татарстан буенча рәисе Елена Григорьева әлеге сәгатьләргә алдан тавыш бирүгә бәйле шикаятьләр булмады дип белдерде.

Региональ исәп комиссиясенең Татарстан буенча рәисе Елена Григорьева әлеге сәгатьләргә алдан тавыш бирүгә бәйле шикаятьләр булмады дип белдерде.

Ул шулай ук алдан тавыш бирүчеләр саны хакында мәгълүмат бирде.

13 сәгатькә Казанда 8,53%, Чаллыда 7,84%, ә Татарстан буенча 9,91% халык тавыш биргән. Исегезгә төшерәбез: Татарстан буенча 560 исәп участогы алдан тавыш бирүчеләрне кабул итә. Үзегезнең кайсы участокка караганыгызны pg.er.ru сайтыннан белә аласыз. Бүген теләгән кадәр сандагы кандидатка тавыш бирергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading