16+

Эльмира Кәлимуллина мактаулы исемгә лаек булган

Җырчыга исем бирү турында Указны ТР Рәисе имзалаган.

Җырчыга исем бирү турында Указны ТР Рәисе имзалаган.

Җырчы Эльмира Кәлимуллина Татарстанның Халык артисты исеменә лаек булган. Җырчы үзе социаль челтәрдә язуынча, ул бу хакта хыялланмаган.
"Әгәр дә сез миннән бу хакта хыялландыңмы дип сорасагыз, мин - юк, хыялланмадым да дип җавап бирәчәкмен. Әйе, мин музыка белән яшим һәм минем бөтен иҗатым безнең мәдәниятебезгә мәхәббәт белән сугарылган... Минем эчемдәге бәләкәй кыз, Түбән Камадан булган бөдрә чәчле Эльмира хәзер бәхеттән елап утыра. Республикада мине югары бәялиләр, шундый бүләкләр, зур исемнәр бирәләр! Минем рәхмәтем чиксез! Хәзер канатларым тагын да ныграк, илһамым тагын да көчлерәк!",- дип язган Эльмира. 
Котлыйбыз! Тагы да югарырак үрләргә ирешергә язсын!

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading