16+

Энергетик эчемлекләр юкка чыккан

Бу елның 4 сентябрендә алкоголь энергетик эчемлекләр сатуны тыя торган закон үз көченә керде.

Бу елның 4 сентябрендә алкоголь энергетик эчемлекләр сатуны тыя торган закон үз көченә керде.

Министрлар кабинетында узган очрашуда Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов бер айлык эшчәнлек турында сөйләде.

Закон үз көченә кергәннән соң, Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре шәһәр, район, авыл кибетләрендә, алкоголь энергетик эчемлекләр сатмыйлармы, дип бертуктаусыз тикшерү үткәрәләр. Әмма кибет киштәсендә андый бер эчемлек тә табылмаган. Күмәртәләп сатучыларны апрель аенда ук "энергетик»ларны бүтән сатып алмагыз, дип кисәтеп куйганнар инде. Күрәсең, бу да үз эшен эшләгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading