16+

Энгель Фәттахов студентларны котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов студентларны Татьяна көне уңаеннан котлады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов студентларны Татьяна көне уңаеннан котлады.

Аның тәрбикләмәсендә мондый юллар бар:

"Кадерле студентлар!
Сезне Россия студентлары бәйрәме - Татьяна көне белән тәбрик итәм! Бүген Татарстанның 200 меңнән артык егете һәм кызлары үзләренең беренче һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Сезнең каршыгызда зур максатлар тора: белем туплау, мөгаллимнәрегезнең иң яхшы тәҗрибәсен алу, аны киләчәк һөнәрегездә уңышлы куллану", ди министр тәбрикләү сүзендә.

Энгель Фәттахов Татарстанда сәләтле яшьләрне үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган булуына, белем бирү сыйфатын үстерүгә, яшьләр өчен ял итү урыннары булдыруга, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга зур игътибар бирелүенә басым ясый. "Безгә белемле, квалификацияле белгечләр кирәк һәм Татарстанның киләчәген без нәкъ менә сезнең белән - яшь буын белән бәйлибез. Студентлар фәнни эшчәнлек өлкәсендә дә зур дәрәҗәләргә ирешәләр: Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадалар, бәйгеләрдә җиңү яулыйлар", ди ул.

Министр студентларга һәм аспирантларга рәхмәтен җиткерә, укуларында уңышлар, куйган максатларына ирешүне теләвен белдерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading