16+

Ерак араларга чыгудан тыелып торыгыз: Татарстанда көчле давыл көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы өч сәгатьтә Казанда көчле давыл көтелү турында кисәтү таратты.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы өч сәгатьтә Казанда көчле давыл көтелү турында кисәтү таратты.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан башкаласында көчле  давыл көтелә. Җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитәргә мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә хәрәкәт вакытында бик сак булырга, ерак араларга чыгудан тыелып торырга киңәш итә.

Һава шартлары бозылганда, җәяүлеләргә урамдагы реклама такталарыннан, агачлардан һәм электр линияләреннән ераграк торырга киңәш ителә. Түбәләре, кәрнизләре, витриналары начар торган бина һәм йортлар янына сыенмаска, имгәнүләрдән саклану өчен йорт, бина подъездларына яки подвалларга кереп тору сорала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X