16+

Эрмитажда Ибн Фадлан сәяхәтенә рәхим ит

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Эрмитаж» күргәзмәләр залында «Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга Идел юлы» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Эрмитажда Ибн Фадлан сәяхәтенә рәхим ит

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Эрмитаж» күргәзмәләр залында «Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга Идел юлы» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

- «Эрмитаж» - бик күп кыйммәтле әйберләрнең кушылмасы. Бу - безнең ил өчен бик зур байлык һәм дәрәҗә. Безгә мирасыбызны һәм мәдәниятебезне арттырырга омтылырга кирәк. Юкса, без бик күп нәрсә югалтачакбыз. Ул югалту матди югалтудан да зуррак булачак. Шуңа без Болгар һәм Зөяне торгызабыз. Ибн Фадланның ул чордагы язулары булмаса, без бу җирнең, Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда рәсми рәвештә ислам динен кабул итүен раслый алмас идек, - диде күргәзмә ачылышында Татарстан Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев.
Күргәзмә 6 ай дәвам итәчәк.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading