16+

Эшче куллар җитмәгәнгә, балигъ булмаган балаларны эшкә алалар

Эш бирүчеләр кадрлар җитмәү сәбәпле яшүсмерләрне эшкә ешрак җәлеп итә башлаган

Эш бирүчеләр кадрлар җитмәү сәбәпле яшүсмерләрне эшкә ешрак җәлеп итә башлаган

Россия хезмәт базарында балигъ булмаганнар өчен вакансияләрнең өч тапкыр артуы теркәлгән. Эш бирүчеләр илдә кадрлар кытлыгы фонында яшүсмерләрне ешрак эшкә ала башладылар, дип хәбәр итте «Ведомости» басмасына HeadHunter вәкиле.

2023 елда 14 яшьтән алып яшь чикләве белән 42 мең вакансия ачылган. Чагыштыру өчен: бер ел элек мондый тәкъдим 14,5 мең генә булган.

— Балигъ булмаганнарны ешрак җәлеп итә башладылар, һәм без моның җәйгә таба үсешен көтәбез, чөнки күп санлы вакытлыча вакансияләр ачылачак, — дип билгеләп үткән билгеле бер компаниянең кадрлар бүлеге начальнигы.

Яшүсмерләрне, нигездә, курьерлар, промоутерлар, сатучылар һәм кассирлар итеп эшкә алырга әзерләр.

2023 елның 1 июненнән Россиядә 14 яшьтән хезмәткәрләрне эшкә алу мөмкинлеге бирә торган закон гамәлдә. Мәҗбүри шарт булып ата-ананың язмача ризалыгы яки опека органнарының махсус рөхсәте тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading