16+

Фаҗига: ашлык бушатканда яшь хатын-кыз һәлак булган

Пермь районында бер хатын-кыз ашлык астында калып һәлак булган. 

Пермь районында бер хатын-кыз ашлык астында калып һәлак булган. 

23 августта көндез Пермь районының Колтай бистәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә фаҗига була. Анда ашлык бушаткан вакытта 38 яшьлек хезмәткәр үлә, тагын бер хезмәткәр - һәлак булган хатынның абыйсы җитди җәрәхәтләр алган, дип яза «Комсомольская правда». 

— Ашлык салынган бункерларның берсе тишелә һәм шуннан бөртек ага башлый, - дип сөйли шул вакыйга шаһите. - Ярыкларга капчыклар куеп, аны каплаганнар. Әмма ашлык агудан туктамаган, абыйлы-сеңелле эшчеләргә бункерны бушатырга кушканнар. Урынга ашлык төяү өчен шнеклар да китергәннәр, тик аны тоташтыргач, каты шартлау була һәм бункерның бер өлеше белән бергә 120 тонна ашлык та хезмәткәрләр өстенә ишелеп төшә. Бункер конус хатын-кыз өстенә төшә, ул шунда ук үлә. Ә ир-ат ашлык өеме астында кала. Мин шунда ук коткаручыларны чакырта башладым, шоктан хәтта беренче тапкырдан гына телефонны ачып булмады, ә шалтыраткач, барысын да шунда ук аңлатып бирә алмадым - куркудан югалып калдым.

Шаһитның сүзләренә караганда, шунда ук гадәттән тыш хәл урынына предприятиенең башка хезмәткәрләре килгән һәм ашлык астында калган хезмәткәрләрне казый башлаган.

—  Ике сәгать ярым көрәк белән казыдык, - дип сөйли шаһит. - Коткаручылар безгә ярдәмгә килделәр, ә аннары кран чакырттылар һәм ирне эзләп таптык. Ул бик нык зыян күргән, аягының бер өлеше - үкчәсе өзелгән, күрәсең, бункер кискәндер. Табиблар аның аягын коткарып булмас, мөгаен, ампутацияләргә туры килер, диләр. Ә хатын-кызга без ярдәм итә алмадык, ул ашлык астында сытылып беткән иде. 

Шаһитның сүзләренә караганда, һәлак булган хатынга 38 яшь булган, аның өч баласы калган, әмма авыр тормыш шартлары аркасында, алар инде күптән балалар үзәгендә тәрбияләнә. Хәзер фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр тикшерә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading