16+

Фаҗигадән соң...

Түбән Новгород өлкәсендә булган фаҗига бөтенебезне тетрәндерде. Татарстан спортчыларының Санкт-Петербургка көрәш буенча ярышларга барганда юл һәлакәтенә очраулары турында сайтыбызда кичә хәбәр иттек.

Түбән Новгород өлкәсендә булган фаҗига бөтенебезне тетрәндерде. Татарстан спортчыларының Санкт-Петербургка көрәш буенча ярышларга барганда юл һәлакәтенә очраулары турында сайтыбызда кичә хәбәр иттек.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов халәкәттә үлүчеләрнең һәм зыян күрүчеләрнең туганнары, якыннарының кайгысын уртаклаша.

- Бу безнең барыбыз өчен дә зур фаҗига. Кызганыч, өч кеше һәлак булды. Берничә кеше авыр хәлдә. Бу хәлне тикшерү турында йөкләмә бирдем. Моның белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе шөгыльләнәчәк.Ни өчен автобус балалар йөртү өчен җайлаштырылмаган булган? Ни өчен балалар утырган автобус төнлә юлга чыккан? Сораулар бик күп. Гаеплеләр җәзасыз калмас дип ышанам. Хәлне җентекләп тикшерәчәкбез, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Юл халәкате уңаеннан Татарстан мөфтие дә кайгынамә җиткергән.

- Бер гаепсез балаларның зыян күрүе бик кызганыч һәм аяныч. Бу халәкәт безгә тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләренә игътибарлы булырга кирәклеген раслады. Юлларда йөзләгән, меңләгән кешеләрнең гомерләре өзелү авыр кайгыларга сала. Без үзебезгә ышанып тапшырган кешеләр өчен җаваплы икәнебезне онытмаска тиешбез, чөнки без алар өчен Раббыбыз алдында да җаваплы. Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз. Аллаһы Тәгалә халәкәттә гомерләре өзелгәннәрнең туганнарына якыннарын югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык бирсә иде. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтләрне күтәрергә Раббыбыз үзе ярдәм итсә иде! Авыр җәрәхәтләр алганнарга тизрәк сәламәтләнергә язсын", - диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның кайгынамәсендә.

Казан мэриясе ТР Хөкүмәте белән берлектә Түбән Новгород өлкәсендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә һәм аларның туганнарына кирәк булган ярдәмне күрсәтәчәк. Әлеге фаҗигадә зыян күрүчеләр турында бөтен мәгълүматны кайнар линия телефоннарына шалтыратып белергә була: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы - 293-49-95, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы - 8-800-775-17-17, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы - (843) 227-45-63.


РS: Фаҗигадә үлгән кыз Эльвина Фәттахованы без дә белә идек. Совет районының 20 нче гимназиясендә укыды ул.Зыян күргән автобуста 20 нче гимназиядән тагын балалар да булган. Аларның берсе комада ята. Гимназиядә - матәм. Җитмәсә, Эльвинаның абыйсы кичә 11 нче сыйныфны тәмамлады, аның соңгы кыңгырау бәйрәме иде. Эльвина гимназиядә узган концертларда актив катнаша иде, матур җырлый. Кул эшләренә дә оста. Баксаң, каратэ белән дә ныклап шөгыльләнгән булган икән. Авыр туфрагы җиңел булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading