16+

Федераль канал Татарстаннан МХОда катнашкан егет турында фильм төшерә

Зәйдә «Россия 24» федераль телеканалы хәбәрчеләре Марат Кримчеев һәм видеооператор Александр Стяпин булып киткән.

Зәйдә «Россия 24» федераль телеканалы хәбәрчеләре Марат Кримчеев һәм видеооператор Александр Стяпин булып киткән.

Алар махсус хәрби операциядә катнашкан Зәй егете Георгий Борисов турында махсус фильм өчен материаллар җыйган, дип хәбәр итә "Новости Заинска".

Георгий Михайлович өлешчә мобилизация кысаларында 2022 елның көзендә Ватан иминлеге сагына баскан. Һөҗүм вакытында каты яраланып, аягын өздергән. Озак вакыт дәваланулардан соң, протез белән йөри. Каһарманлыгы өчен Россия оборона министры Сергей Шойгу шәхсән үзе госпитальдә дәваланучы якташыбызга Батырлык орденын тапшырган.

Бүгенге көндә Георгий Михайлович хәрби комиссариатта өлкән эксперт белгеч булып эшли. Ул армиягә алыначак егетләрне хәрби хезмәткә әзерли, укучылар, студентлар арасында патриотик эш алып бара.

Зәй герое белән «Россия 24» федераль телеканалы да кызыксынган. Корреспондент Марат Кримчеев һәм видеооператор Александр Стяпин Георгий Борисов турында фильм төшерү өчен Зәй районына махсус килгәннәр. Фильм берничә урында төшерелгән. Георгий Борисов катнашында 6нчы мәктәптә патриотик чара уздырылган, аннары махсус хәрби операциядә һәлак булган Михаил Музыченко каберендә, хәрби комиссариатта һәм Борисовлар йортында булганнар.

Телетапшыру 25-26 ноябрьдә эфирга чыгачак. Георгий Борисовтан тыш, Зәй районыннан махсус хәрби операциядә башка катнашучылар да искә алыначак.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Федераль канал Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашкан егет турында фильм төшерә

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading