16+

Федераль Сабан туе программасын Түбән камалылар әзерли

Федераль Сабан туе 15 һәм 16 июльдә Түбән Новгородта узачак.

Федераль Сабан туе 15 һәм 16 июльдә Түбән Новгородта узачак.

Программаны Татарстанда бәйрәмне иң яхшы оештыручы дип саналган Түбән Кама районы әзерли.

Беренче көнне Мстислав Ростропович исемендәге Түбән Новгород дәүләт академия филормониясендә республика сәнгать осталары концерты, шулай ук Татарстан Президенты исеменнән кабул итү була.

Бәйрәмнең концерт программасы Биредә Республиканың иң яхшы иҗат коллективлары һәм башкаручылар катнашындагы конөерт 18.00дә башлана. Бәйрәмгә килүчеләрне халык осталары эшләнмәләре күргәзмәсе, татар милли ризыклары, шулай ук спорт ярышлары, күңел ачулар көтә.

Икенче көнне 11:00дә бәйрәм Түбән Новгородның Канавин районындагы 1 Май исемендәге парк һәм "Локомотив" стадионында дәвам итүе хакында хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading