16+

Фельдшер-акушерлык пунктлары “акыллылана”

"Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" эстафетасы Азнакайда булды. Дәүләт Думасы депутатына кандидатлар командасы, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, җәмәгатьчелек хәрәкәте активистлары район халкы белән очрашып, аларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

"Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" эстафетасы Азнакайда булды. Дәүләт Думасы депутатына кандидатлар командасы, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, җәмәгатьчелек хәрәкәте активистлары район халкы белән очрашып, аларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Баксаң, азнакайлыларны райондагы проблемалар белән беррәттән, зур масштабтагы мәсьәләләр дә борчый икән. Мәсәлән, Татарстан соңгы биш ел эчендә үзен медицина учреждениеләрендәге беренчел медицина звеносы системасында зур тәҗрибә туплаган республика буларак танытты. Бездә модуль фельдшер-акушерлык пунктлары җитештерелә. Бүген республиканың барлык кырык биш районында да 340 тан артык ФАП төзелгән, ел ахырына кадәр тагын егерме бише сафка басачак. Шушыларны искә алып, азнакайлылар Дәүләт Думасының булачак депутатларына республикада кулланылган тәҗрибәне федераль программаларда да файдаланырга тәкъдим итте.

- Бу бик яхшы тәкъдим, - диде аларның теләкләренә каршы Россиянең финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов. - Татарстанның чыннан да күрсәтер уңышлары бар һәм аларны федераль дәрәҗәдә файдаланырга мөмкин. Моңа кадәр без җидти рәвештә югарытехнологияле медицина белән шөгыльләндек. Соңгы елларда Татарстанда беренчел медицина ярәдәме күрсәтүне үстерү өчен күп эш башкарыла. Фельдшер-акушерлык пунктлары - шуның мөһим тармагы. Республика Россиядә беренчеләрдән булып модуль фельдшер-акушерлык пунктларын җитештерә башлады. Быелның апрель аенда Кырымның унике районында Азнакайда җитештерелгән егерме ФАП эшли башлады.
Әмма без болар белән генә туктап калырга тиеш түгел. Хәзер ФАПларга кагылышлы яңа юнәлеш тәкъдим итәбез. Ул "Акыллы ФАП - сезнең озын гомерле булуыгыз" дип атала. Аның максаты - медицина ярдәме күрсәтү белән бергә авыруны булдырмый калу юлларын да билгеләү. Димәк, әлеге биналарда туклану, физик күнегүләр буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак (мәсәлән, кан басымын ничек конрольдә тотарга, тернәкләндерү программасы турында белешергә, методик әдәбият алырга). Бу исә кешеләрнең сәламәтлекләрен саклау кагыйдәләрен формалаштырырга ярдәм итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading