16+

Февраль ае башланды гына, ә инде юл транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар бар

1 февральдә Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган һәм 8 кеше зыян күргән.

1 февральдә Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган һәм 8 кеше зыян күргән.

2023 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы юлларында 9 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 4 кеше һәлак булган һәм 8 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта Татарстан буенча ЮХИДИ хәбәр итә.

Дүрт үлемнең өчесе җәяүлеләр катнашында килеп чыккан. Мондый төр һәлакәт Әлмәт, Арча һәм Алабуга районнарында теркәлгән. Алар торак пунктлардан читтә, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлардан башка йөрүче җәяүлеләр катнашында килеп чыккан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading