16+

"Филармониада"га Дмитрий Назаров килә

Башкалабызда 5 декабрьдән 15енә кадәр Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә IX Халыкара «Филармониада» фестивале үтә.

Башкалабызда 5 декабрьдән 15енә кадәр Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә IX Халыкара «Филармониада» фестивале үтә.

Сигез ел эчендә фестиваль тамашачыларны танылган композиторлар, солистлар, коллективлар иҗаты белән таныштырды, яңа исемнәр ачты, яңа жанрлар белән баеды. Алдагы елларда анда Иосиф Кобзон, Лев Лещенко, Геннадий Хазанов кебек күренекле шәхесләр катнашуы әлеге сәнгать бәйрәменең дәрәҗәсе турында сөйли. Бу юлы да фестивальнең программасы төрле. Анда халык һәм симфоник музыка да, джаз да, балет та, биюләр дә булачак.

Фестивальне кичә Дмитрий Васильев җитәкчелегендәге Омск академия симфоник оркестры ачып җибәрде. Ул - Себердә танылган иң зур оркестрларның берсе. Аңа кушылып уйнаучы солист, скрипкачы Никита Борисоглебский хәзерге заман музыкантларның иң талантлысы санала.
Фестивальдә Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алган Дон казакларының җыр һәм бию ансамбле дә катнаша. Ул үзенең кабатланмас стиле белән үзенчә­лекле. Алар, казакларның тормыш-­көнкүрешен күз алдына китереп бастырып, үзләренең «Алтын фонд»ларын тәкъдим итә.
Популяр Россия актеры Дмитрий Назаров Пушкин, Чехов, Блок, Шекспир һәм башка әдипләрнең әсәрләреннән «Тупланма» программасын күрсәтергә җыена.

Тамашачы шулай ук Италиянең джаз торбачысы Фабрицио Боссоны, Санкт-Петербургның «Терем квартет» дигән ансамблен күрә алачак. 11 декабрьдә балалар өчен «Удивительный сон» дигән спектакль булачак.
- Фестивальгә быел абонемент сатылды. Концертларда бөтен жанр­лар да бар. Катнашучыларны үзебез эзләп табып чакырабыз. Тамашачыларны филармониягә тартырга кирәк, - ди директор Кадим Нуруллин. Җитәкче «Филармониада» программасында татар композиторларының исемнәре ни өчен булмауны да аңлатты. «Әле шушы арада гына Рөстәм Яхин исемендәге фестиваль үтте», - диде ул.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading