16+

Финляндиядә өч шешәгә бер пицца бирәләр?!

Мәскәүдән килгән “ЖКХ-Контроль” торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәмгатьчелек контроле милли үзәге” башкарма директоры Светлана Разворотнева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә гыйбрәтле бер вакыйганы искә алды.

Финляндиядә өч шешәгә бер пицца бирәләр?!

Мәскәүдән килгән “ЖКХ-Контроль” торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәмгатьчелек контроле милли үзәге” башкарма директоры Светлана Разворотнева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә гыйбрәтле бер вакыйганы искә алды.

- Финляндиядә командировкада чакта кечкенә балалар безнең янга йөгерешеп килеп, судан бушаган шешәләребезне сорап алып киттеләр. Соңрак аңлашылды: анда өч пыяла шешә тапшырсаң, бушлай бер пицца бирәләр икән. Фин балалары әнә шулай кечкенәдән “бизнес” эшли,-диде Светлана Разворотнева.

Россиядә дә коммуналь тармакка реформа үткәрәбез, көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыярга омтылабыз.

- Шушы максатка ирешүдә Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге дә тырышлык куя. Үзәкнең 5 ел эшчәнлеге дәверендә халыктан 21 мең мөрәҗәгать кабул ителде, шуның 13 меңе “Кайнар элемтә” аша керде. “Җәмәгатьчелек контроле” офисына (Казан, Лобачевский урамы, 10 в) коммуналь мәсьәләләр белән 7 мең кеше үзе килде. Республиканың хакимият органнары, шулай ук Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә халык үтенечләрен канәгатьләндерергә тырышабыз,-дип сөйләде “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” башкарма директоры Дмитрий Романов.
Үзәк халык өчен коммуналь тармакка караган законнарны һәм норматив документларны өйрәтү буенча бушлай курсларны, онлайн-укуларны дәвам итәчәк. Мәктәпләрдә балаларга “ЖКХ” дәресләре алга таба да булачак. Дмитрий Романов әйткәнчә, кеше коммуналь тармакка кагылышлы законнарны кечкенәдән өйрәнеп үсәргә тиеш. Светлана Разворотнева сүзләренә караганда, җитмәсә әле аның законнары да үзгәреп тора һәм камилләштерүгә мохтаҗ.
-Мисал өчен, күп фатирлы йортларда гомүм кулланыштагы мәйданнарны милекчеләр хокукына кире кайтарырга кирәк. Кешеләр йорт подвалын арендага бирә алыр иде. Диварга игъланнар беркетүдән дә акча эшләргә була. Чормаларга әллә нинди “операторлар” хуҗа. Күп фатирлы йортлар белән идарә итү турындагы законнарны камилләштерү зарур,-диде ул.
Көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыеп без чын мәгънәсендә икенчел чимал әзерлибез. Димәк, “кара акыл” белән уйлаганда да бу коммуналь тарифларның күпмедер кимүенә этәргеч булырга тиеш. Матбугат конференциясендә шушы фикерне әйттем.

- Калдыкларны төрләренә аерып җыю, әлбәттә, тарифларның кимүенә китерергә тиеш, моңа ирешү өчен көрәшәбез,-дип җавап кайтарды “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле үзәге” рәисе Михаил Застела.-Татарстанда көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен кеше башыннан түләү билгеләнүе дөрес норматив дип саныйм. Ләкин, күп балалы гаиләләргә түләүне 05 коэффициентында гына билгеләргә кирәк, чөнки 3 яшьлек сабый олы кеше кадәрле чүп-чар ясамый бит. Европа илләрендә көнкүреш калдыкларыннан 48 процентка кадәр икенчел чимал аерып алына, шуннан күбрәкне инде алып булмый.
Татарстанда көнкүреш калдыкларын чыгару логистикасына, ягъни, йөк машиналарында чүпләрне чыгару-туплау эшчәнлегенә үзгәрешләр кертелүен әйтеп үтте Михаил Застелла.
-Төбәк операторлары көнкүреш калдыкларын чыгаруда массага-күләмгә гадәтләнгән. Күләм күп булса -аларга файда, ә күләм кимү -алар өчен файдалы түгел. Әмма яңа тәртипләргә өйрәнергә туры киләчәк,-дип, фикерне дәвам итте Светлана Разворотнева.-Чүпләрне чыгару буенча авыл җирлекләре өчен аерым исәп-хисап тәртибе өйрәнелә. Авыллардан шәһәрдәге кадәр чүп чыкмый. Авыл кешесе көнкүрештәге чүпләрнең бер өлешен мичкә яга, бер өлешен тирес рәвешендә куллана, нәтиҗәдә, чүп аз кала.

Светлана Разворотнева сүзен йомгаклап әйткәнчә, безгә әле көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыюны табышлы эшкә әверелдерү өчен күп тырышырга кирәк булачак. СССР заманында гөрләтеп эшләгән макулатура эшкәртү заводларының күбесе таркалган. Батарейкаларны зарарсызландыру заводы Чиләбе шәһәрендә генә бар, иске батарейкаларны анда кадәр илтергә кирәк. Кергән “табыш” бензин бәясен дә капламый дигән сүз.

Казан мэры Илсур Метшинның шәһәр башкарма комитетындагы җыелышларның берсендә әйткән сүзләре искә төште. “Европа илләрендә көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыюга уннарча ел дәвамында гадәтләнгәннәр. Безгә дә шушы юлны узарга туры киләчәк”,-дигән иде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X