16+

Frendex: төп "чакыручылар" белән топ-лидерлар да җинаять җаваплылыгына җәлеп ителәчәк

Frendex финанс оешмасының зыян күргән кертемчеләре хокук саклау органнарына гариза яза башлады.

Frendex финанс оешмасының зыян күргән кертемчеләре хокук саклау органнарына гариза яза башлады.

«Finiko буенча Татарстаннан 500 дән артык, Россия буенча берничә мең гариза бар. Frendex буенча 5 гариза бирелгән, әмма без аларның саны артуын фаразлыйбыз», — диде Татарстан Иҗтимагый палатасында финанс базарында алдау темасына «кайнар элемтә» вакытында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлеге башлыгы Руслан Дәүләтьяров.

Аның сүзләренчә, җинаять эше әлегә кузгатылмаган, тикшерү алды эше бара. Өстәвенә, җаваплылыкка проектны оештыручылар гына түгел, ә төп «чакыручылар», топ-лидерлар һәм төп бенефициарлар да җәлеп ителәчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә Frendex компаниясе Россия территориясендә үз эшен туктатуы турында мәгълүмат булды. Компаниянең кертемчеләре шәхси кабинетларга керү мөмкинлеген югалткан, алар акчаны кертә дә, чыгара да алмый.

Әмма фирма җитәкчеләре ышандыруынча, түләүләр булачак, көтәргә генә кирәк. Һәм хәтта төгәл көнне дә әйтәләр, янәсе акчаны 16 октябрьдән алырга мөмкин булачак. Моның өчен Bitcoin-янчык номерын бирергә кирәк.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк Үзәк банк Frendex компаниясен финанс пирамидасы билгеләре булган фирмалар исемлегенә кертте. 

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading