16+

Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстан халкының активлыгына ышанабыз”

Россия Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына 18 сентябрьдә узачак сайлауларга санаулы көннәр генә калды.

Россия Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына 18 сентябрьдә узачак сайлауларга санаулы көннәр генә калды.

- Депутатлыкка кандидатлар актив эшләде. Сайлаулар көнендә халыкның да активлык күрсәтәчәгенә ышанабыз, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" сәяси партиясененең Татарстан төбәк бүлегенең сәяси советы утырышында.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов сайлауларга әзерлек чаралары белән таныштырды. Мәгълүм булганча, бердәмроссиялеләр Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар барлауны әле узган елның декабрендә үк башладылар. Праймериз ягъни алдан сайлау үткәреп карау депутатлыкка кандидатларга үзләрен халыкка танытырга мөмкинлек биргән.

- "Көчле Татарстан! БердәмРоссия" эстафетасы кысаларында,"Бердәм Россия" партиясеннән республикадагы алты сайлау округында алты автобуста агититация-пропаганда төркемнәре эшләде. Депутат Александр Сидякин үз башлангычында торак-коммуналь мәсьәләләргә кагылышлы тагын бер агитавтобус оештырды. Кандидатлар халык белән 700 очрашу үткәрде, сайлаучылардан өч мең наказ язып алынды. Наказлар "Бердәм росия" сәяси партиясе лидеры Дмитрий Медведевның кабул итү пункты аша да туплана. Социаль челтәрдә "Команда татар" сайты гамәлгә куелды. Бу сайтта депутатлыкка кандидатлар турындагы мәгълүматлар белән танышырга була. Сайлауларның монысында төбәкләрдә тавыш бирүнең күрсәткечләренә игътибар ителәчәк. Шунлыктан, халыкның Татарстан патриотлары сыйфатында, сайлау участокларына килүе мөһим. Россия Дәүләт Думасына сайланган депутатлар арасында "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары да булачагына ышанам. Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан көчле команда тупланыр, алар республика өчен нәтиҗәле эшләрләр, - диде Юрий Камалтынов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading