16+

Фәрит Мөхәммәтшин: архив хезмәте алга ыргылырга тиеш

– Мин баштарак шәҗәрә сүзенең нәрсә аңлатканын белми идем. Миңа мәрхүм Туфан Миңнуллин әйтеп күрсәтте. «Ата-бабаңны, җиде буыныңны белмәсәң, шәҗәрә дә кирәкми, татарлыгың шул кадәр генә. Җиде буын бабаңны белү мөһим. Татар сибелеп урнашкан. Барлыгы биш милионнан артык татарның бары 1 миллион 900 меңгә якыны гына Татарстанда яши. Безнең үз дәүләтчелегебез – Болгар дәүләте, Казан ханлыгы булган. Ул тарих документларда сакланып, безнең өчен якынайсын иде», – диде Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә.

Ул Дәүләт архивы хезмәтен югары дәрәҗәгә күтәрергә, әлеге тармакка күбрәк игътибар бирергә кирәклеге турында искәртте. «Архив хезмәте өчен белгечләр әзерләү, кадрлар белән тәэмин итү мәсьләсе хакында да җыелышып сөйләшербез. Ведомстволар архивка документлар тапшырырга тиеш икән, моны вакытында, тиешенчә эшләргә кирәк, монда ниндидер шәхси мәнфәгатьләр турында сүз бармый, бу дәүләт дәрәҗәсендәге кирәкле эш. Вакытны уздырмыйк. Архив хезмәте алга ыргылырга тиеш», – диде Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында. Архив эше буенча дәүләт комитеты исә Юстиция министрлыгы белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына норматив актларны цифрлаштыру белән шөгыльләнә. Дүрт миллионнан артык документны электрон форматка күчерергә өлгергәннәр инде. «Бу документларны бер берсенә куеп колонна итеп тезсәң, хәтта Эйфель манарасыннан да биегрәк – 440 метрлы колонна барлыкка килер иде», – ди Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдархманова. Быел исә кино документларны цифрлаштырырга җыеналар. Бу нигездә «Татарстан» телерадиокомпаниясендә саклана торган мирас. «Пленкаларның гомуми озынлыгы 125 километрга сузыла,бу Казан белән Чистай арасы кадәр», – ди Гөлнара Габдрахманова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иртәгә ЮГАРЫ Осланда көтәбез. Фәрит Хәйрулла улын!

    Мөһим

    loading