16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Зур хезмәтләрегез өчен олы рәхмәт сезгә!»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Зур хезмәтләрегез өчен олы рәхмәт сезгә!»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- Үзебезнең Татарстан Кремлендә иң алдынгыларны котлау үзе бер вакыйга, - дип, татарча һәм русча сөйли башлады Фәрит Мөхәммәтшин. - Бирегә сәнәгать, фән, иҗат өлкәсе вәкилләре, эшчеләр, табиплар укытучылар җыелган. Татарстан үсешенә керткән хезмәтләрегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Республика парламенты әйдаманы ирешелгән уңышларны санап узды. Татарстан икътисади үсеш ягыннан Россия төбәкләре арасында беренче бишлектә.

- Без-бәхетле кешеләр. Тормышыбызны бабайларыбыз һәм әтиләребез, әбиләребез һәм әниләребез тырышып төзегән нигездә алып барабыз. Татарстан алга омтылып эшли, 2030 елга кадәрге чорга исәпләнгән стратегия кабул ителде. Башка төбәкләрнең андый ерак вакытка планнары юк. Зур эшләр Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычында старт алды. Тузган торак фондын бетерү буенча республика программасын мисал итеп китерү дә җитә. Республикада 47 мең гаилә яңа фатирларга күчерелде. Хәзер дә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычында 12 илкүләм проект һәм бер программа, ә Татарстанның үзендә 40 проект гамәлгә ашырыла. Болар: торак, юллар, социаль учреждениеләр төзелеше. Татарстан Президенты башлангычында балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерергә керештек,-диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Хабаровск краендагы лагерьда чыккан янгында балаларның үлемен “олы кайгы” дип, телгә алып үтте ул. Экология дә читләтеп узылмады.

- Чүп-чарны теләсә кая ташлауны туктату зарур, чүпләрне, хәтта, зиратларга кертеп бушата башладык. Мондый хәлгә нокта куярга вакыт. Идел елгасын сәламәтләндерәсебез бар. Волга-матушка, дип җырлыйбыз-җырлавын, тик елгага күпме пычрак агызыла, елга төпләрендә күпме баткан кораб,-диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанда быел 2 миллион 400 мең квадрат метр торак файдалануга тапшыру ниятләнелә. Сүз агымы төзелештән соң спортка күчте.

- Кайберәүләр:”Һаман халыкара чемпионатлар үткәрәсез, нәрсәгә соң ул сезгә?”-дип аптырыйлар. Һәр чемпионат Татарстанга файдага ул. Быелның августында “Ворлдскиллс” эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты уза. Татарстанга 60 илдән ярышка киләчәкләр. Без аларның эш тәҗрибәсен күреп калачакбыз, алар Татарстанны күрә, кайткач:”Татарстан белән эш алып барып була икән” дип әйтерләр, Татарстанны үз илләрендә танытырлар,-диде Фәрит Мөхәммәтшин. - ”Рубин” футбол командасына үзебезнең кешеләрне тәрбияләп үстерегә кирәк, чит илләрдән зур акчаларга спортчылар чакыру-дөрес гамәл түгел ул.

Әлбәттә, сәясәт һәм җәмәгать тормышы да онытылмады.

- Татарстанда 53 сәяси партия эшчәнлек алып бара, шулардан 12се Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясендә катнаша. Депутатлыкка инде 546 кандидат теркәлде, бу- бер урынга биш кеше. Киләсе 2020 елда да җаваплы вакыйгалар көтә: Татарстан Президентын сайлау, ТАССРга-100 ел. Татарстанда 173 милләт һәм халык вәкиле яши. Һәр милләткә мәдәниятләрен, телләрен саклауда һәм үстерүдә булышлык күрсәтергә тырышабыз. Ассириялеләр бездә санаулы гына, әмма, аларның да “якшәмбе мәктәбе” эшли. Милләртләрнең үсеше һәм татулыгы бик әһәмиятле,-диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Чыгышының ахырында Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт алдынгыларына яңадан-яңа уңышлар теләде.

Бүләкләнүчеләр арасында хезмәттәшебез-”Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльмира Әхмәтова да бар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading