16+

Фәтхетдиновлар гаиләсендә кыз туды!

Салават Фатхетдиновның бертуган абыйсының улы, Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы Айдар Фәтхетдинов күңелле яңалыгы белән уртаклашты.

Салават Фатхетдиновның бертуган абыйсының улы, Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы Айдар Фәтхетдинов күңелле яңалыгы белән уртаклашты.

“Шушы дөньяга кызым аваз салды, Аллаһка шөкер. Мин бик бәхетле, Иншаллаһ. Сүз белән генә аңлатып бетереп булмый барын да. Бергә-бергә карап үстерергә насыйп булсын кызыбызны, Аллаһы боерса”, - дип шатлыгы белән уртаклашты Айдар.

Кыз бала 23 май көнне 17:15 сәгатьтә туган. Буе – 56 см, авырлыгы – 3930 грамм. Бу – Айдарның икенче баласы, беренче никахыннан 24 яшьлек улы бар.

Рүзилә һәм Айдар Фәтхетдиновларны чын күңелдән котлыйбыз, иминлек телибез!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading