16+

Габдулла Тукайга багышлап истәлекле көмеш тәңкәләр чыга башлады

Россия банкы, "Россиянең күренекле шәхесләре" сериясендә, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап 2 сум номиналында истәлекле көмеш тәңкәләр чыгара башлады.

Россия банкы, "Россиянең күренекле шәхесләре" сериясендә, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап 2 сум номиналында истәлекле көмеш тәңкәләр чыгара башлады.

Тәңкәдә Габдулла Тукайның портреты, авыл күренешләре, кошлар һәм китаплар рәсемнәре ясалган, тәңкәнең тиражы - 3 мең данә. Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов бу вакыйганы уңай бәяләп: "Бу бик яхшы. Татарстаннан тыш Россия төбәкләре халкы да бөек Тукайны белер, күрер. Тиражы зур булмагач коллекционерлар арасында ул бик кыйммәтле тәңкә булыр, аның турында хәбәр тиз таралыр. Ул яктан да яхшы. Гомумән, Россия медиа мәйданында татар шагыйрьләре булсынмы, сәясәтчеләр булсынм - аларның исемнәрен таратырга кирәк, фикерләрен, идеяләрен халыкка җиткерергә кирәк", - дип белдергән "Татар-информ" агентлыгына.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading