16+

Гадәттән тыш хәл режимы кертелде: Татарстанда 120 мең гектрада уҗым культуралары һәлак булган

Татарстанда уҗым культуралары белән бәйле вазгыять аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Әлеге карарны 2 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады, дип хәбәр итә Татар-информ.

Гадәттән тыш хәл федераль һәм республика законнары нигезендә “начар һава шартлары аркасында, авыл хуҗалыгының уҗым культуралары юкка чыгу нәтиҗәсендә, азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны кисәтү максатларында” кертелә.

Бу режим республиканың 43 районында кертелде. Район башлыклары һәм Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы биш көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен җиңеп чыгу буенча чаралар планы эшләргә тиеш.

Татарстанда 120 мең гектрада уҗым культуралары һәлак булган. Уҗым чәчүлекләренең яртысыннан артыгына җитди зыян килгән. Әлеге зыян 1,5 млрд сумны тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading