16+

Гаилә һәм мәхәббәт көнендә Росгвардиядә хезмәт куючы гаиләләр серләре белән уртаклашты

Бер өлкәдә хезмәт кую һәм уртак проблемалар белән янып яшәү – гаиләне берләштерә, дип уйлый Пыжовлар гаиләсе.

Гаилә һәм мәхәббәт көнендә Росгвардиядә хезмәт куючы гаиләләр серләре белән уртаклашты

Бер өлкәдә хезмәт кую һәм уртак проблемалар белән янып яшәү – гаиләне берләштерә, дип уйлый Пыжовлар гаиләсе.

Капитан Марина Пыжова – ведомстводан тыш сак идарәсенең аерым батальонында кадровик булып эшли. Аның тормыш иптәше Игорь Владимирович Пыжов Росгвардиянең территориаль идарәсендә ветераннар оешмасын җитәкли. Булачак ир белән хатын 1989 елда эчке эшләр министрлыгының уку үзәгендә таныша. Бер взводта һөнәри әзерлек алалар. 1991 елның сентябрендә өйләнешәләр, ә бер елдан уллары Евгений туа. Әти-әнисе эзеннән китми егет, гражданский вузда белем алып, «Ак барс банкта» бүлек җитәкчесе булып эшли. Хокук саклау органнарында Маринаның карьерасына килсәк, башта сакчыллык идарәсенең кизү бүлегендә эшли, соңрак ире белән бергә идарәнең аерым батальонында хезмәт куя: телерадиокомитетта, «Идел-пресста» пропуск режимын булдыра. Левченко бистәсендә склад биналарының иминлеген саклый. Казан дәүләт университетында юридик факультетны тәмамлауга Идел буе районы эчке эшләр бүлегендә дознаватель була. 2009 елда кире батальонга әйләнеп кайта. Хәзер дә биредә тырышып эшли.

Отставкадагы майор Игорь Пыжов бер подразделениедә 30 ел хезмәт итә. Хокүмәтнең административ биналарын саклаучы постовой була. Беренче офицер званиесын 2001 елда ала. Элеккеге коллегалары тырыш, зур тәҗрибәле, коллектив белән оста идарә итүче буларак белә аны, өйдә исә ул – игътибарлы һәм кайгыртучан ир һәм әти. «Марина дознаватель булып эшләгәндә, ялларга бернинди дә план кормый иде, чөнки белә: һәр мизгелдә бүлеккә кичектермәслек эш буенча чакырырга мөмкиннәр, яисә оператив төркемдә дежур торырга тиеш булачак. Бу өлкә белән таныш булмаган ир моңа түзә алыр идеме икән? Мин хатынымның нормасыз эш көненә түземлек белән карадым. Бер оешмада эшләү гаиләне дисциплинага өйрәтә. Бер береңне уңайсыз хәлдә калдырырга куркасың, берләштерә дә ул – чөнки сөйләшер өчен уртак темалар, уртак танышлар барлыкка килә». Дуслары бу гаиләгә кунакка йөрергә ярата: бу өйдә һәрвакыт жылы, жанлы һәм күркәм. «Ирем белән бер беребезне яхшы аңлыйбыз, тулыландырабыз, – дип сөйли Марина, – без бик тә охшаганбыз, хәтта бер елның бер аенда туганбыз». Гаилә бәхетенең серләрен сораштыра башлагач исә, бертавыштан: «Иң беренче, бер-береңне хөрмәт итү мөһим», – диделәр.

Отставкадагы капитан Вадим Сигульев һәм аның тормыш иптәше өлкән лейтенант Ирина Пушкареваның гаилә коруларына 7 ел чамасы. Ирина мәктәпне тәмамлауга эчке эшләр органнарына сәркатип булып килә: Казан шәһәренең Мәскәү районы ведомстводан тыш сак бүлегендә хезмәт куя, бер очтан Казан дәүләт энергетика университетында белем ала. Җаваплы һәм җитез кыз үзен уңай яктан күрсәтә, аңа яңа эш: үзәкләштереп саклау пульты дежурные булырга тәкъдим итәләр. Соңрак «Татхимфармпрепараты» оешмасының иминлеген булдыра. Вадим белән Ирина күптән таныш була, әмма мөлаем кызны милиция постында, формадан күрүгә, Вадим аңа гел башка күзләр белән карый. 2012 елны ноябрендә алар өйләнешәләр, хәзер барлык һөнәри бәйрәмнәр дә аларның гаилә бәйрәмнәренә әверелде.

Вадим Сигульев озак еллар үзәкләштереп саклау пультында дежурный булып эшләгән. Барлык якын туганнары – әтисе, абыйлары, бабасы, бабасының әтисе – кадр офицерлары. Иң өлкән туганнары фин сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан. Гаилә ике малай тәрбияли. 6 яшьлек Матвей цирк мәктәбендә һөнәрләр үзләштерә. Характеры буенча ул әнисенә охшаган – спортчы, энергиясе ташып тора. Кече Андрейга – август аенда 4 яшь тула. Ул әтисенә охшаш – җитди, тыныч, компьютерлар ярата. Балаларны мәхәббәт һәм бер-береңә ярдәм итү атмосферасында тәрбиялиләр. Үскәч, кем булырлар, әти-әнисе эзеннән китәрләрме, әйтергә әле иртәрәк. Һәрхәлдә язмышлары ничек кенә борылмасын, балалар үзләре сайларга тиеш, ата-ана вазыйфасы – аларга ярдәм күрсәтү, киңәш бирү. «Безгә бергә бик рәхәт. Без ир белән хатын гына түгел, якын дуслар да. Бер береңә ярдәм итү, киңәш бирү – бездә гадәти хәл. Ял көннәрен гел бергә уздырабыз – кинога, бакчага, кунакка, елга буена, кыш көне – чаңгыда йөрергә яратабыз. Эчке органнарда хезмәт итүче кияүдәге ханымнарга ышанычлы «тыл» бик кирәк шул. Хезмәт урынында балалар һәм хужалык эшләре турында кайгырмас өчен. Бу мәсьәләдә мин бик бәхетле: гаиләбез – ышанычлы крепость һәм яраткан утравым, монда мине һәрвакыт көтәләр, ышаналар, ярдәм итәләр. Тормыш проблемаларын җиңәргә көч бирә ул миңа».

Чын күңелдән ике гаиләне дә бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз, иминлектә, мәхәббәттә, сәламәтлектә яшәргә язсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading