16+

Гали Ильясов: «Италия урамында барганда җырлап җибәргән идем, барысы да: «Браво, Гали!» – дип кычкырдылар»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Гали Ильясовның тууына 80 ел тулуга багышланган «Синең өчен» дип аталган концерт булып узды.

Филармониянең музыкаль әдәби лекторий бүлеге әзерләгән концертта Гали Ильясовның үзе язган җырлары, аның репертуарыннан классик әсәрләр яңгырады. Заманында ул татар җырын Венгрия, Чехословакия, Африка һәм башка илләрдә дә яңгыраткан җырчыларның берсе. Үзе язган 40 җырдан торган «Оныттың бугай» җыентыгы да дөнья күргән иде.

«Гали Ильясов җырлары милли традицияләр, халыкчанлык белән сугарылган. Шул ук вакытта алар заман эстрадасы аһәңнәренә хас якты, матур, яңача яңгыраулары белән дә аерылып тора», - дип язган иде аның турында музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов.
Гали Ильясов турында аның белән бергә эш­ләгән хезмәттәшләре якты хатирәләр саклый.

- Филармониядә мин озак еллар Гали ага белән бергә эшләдем. Ул самими, юмор хисле кеше иде. Аның белән эшләү рәхәт булды. Ул халык җырларын да, эстрада җырларын да, романсларны, арияләрне дә югары осталык белән башкарды. Аның сөйләгән бер кызык мәзәге бүген дә истә. «Бервакыт Италия­дә урамнан барганда җырлап җибәргән идем, барысы да: «Браво, Гали!» - дип кычкырдылар. Шул чагында: «Анда сине каян белсеннәр соң?» - дигәч, «Әнә бит афишаларда язылган», - дип җавап бирә иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading