16+

Галимнәр 1941 елда язылган мәхәббәт хатын тергезә алганнар

Галимнәр Икенче бөтендөнья сугышы вакытында билгесез офицер тарафыннан язылган мәхәббәт хаты текстын тергезә алган. Хат үз адресатына SS Gairsoppa йөк судносында йөзә булган, ләкин атап язылган кешесенә генә барып җитмәгән, корабль баткан.

Исән калган фрагментларны барысын да җыеп, галимнәр текстның җитешмәгән кисәкләрен дә тергезә алган.
«Үзеңне сакла, кадерлем, үзең өчен генә түгел, минем хакка да. Күз алдыңа китер: минем иреннәрем синең иреннәреңә кагылган һәм мин сине кочаклыйм. Бу канлы сугыш тиздән тәмамланыр дип өметләнәбез", - шундый эчтәлекле хатны "РИА Новости" агентлыгы бастырып чыгарган.

Баткан судноның экипажыннан бары тик бер генә кеше исән калган, дип хәбәр ителә. Хатны язган кешенең язмышы билгесез, бәлки, ул сөйгәне янына исән-сау әйләнеп тә кайткандыр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading