16+

Галимнәр яшәргә яраклы экзопланета тапканнар

Астрономнар Кояш системасына якынрак булган планета тапкан, ул Җиргә охшаш һәм яшәргә яраклы, дип яза "Татар-информ", ТАССка сылтама ясап. Сүз Проксим Центавр йолдызы тирәсендә әйләнүче Проксим Б турында бара. Лондондагы королева Мария Университетыннан Гильем Англад-Эскуде җитәкчелегендәге төркем бу планета Җиргә якын һәм анда теге яки бу формада органик яшәүгә яраклы...

Проксима Б Кояш системасыннан 4,2 яктылык елы ераклагында урнашкан. Бу Җир белән Кояш арасындагы аермадан 266 мең тапкыр ераклыкта дигән сүз. Бүгенге көнгә кадәр безгә иң якын булган планеталар булып, TRAPPIST-1 (кызыл карлик) йолдызы тирәсендә әйләнүчеләр санала иде. Җирдән аңа кадәр 40 яктылык елы билгеләнә.

Галимнәр планетада атмосфера барлыгын һәм аның өслегендә һава температурасы 30-40 градус булырга мөмкин дип бәялиләр.

Проксим Бга карата уңай факторлар булган кебек, әйбәт булмаганнары да бар. Тикшерүчеләр, планетага куркыныч тудыручы ультрашәмәхә һәм радиация нурланышы дәрәҗәсе Җирдәгегә караганда 100 тапкыр көчлерәк, дип саный.

Фото: myinforms.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading