16+

Гарик Сукачёв Казан мәктәбендәге атыш корбаннарына багышланган җыр чыгарган (+видео)

Башта артист әлеге композициясен изге Рамазан ае ахырына чыгарырга планлаштырган. Ләкин коточкыч фаҗигадән соң үз планнарын үзгәрткән.

Башта артист әлеге композициясен изге Рамазан ае ахырына чыгарырга планлаштырган. Ләкин коточкыч фаҗигадән соң үз планнарын үзгәрткән.

Танылган җырчы Гарик Сукачёв 175 нче Казан гимназиясендә һәлак булучылар истәлегенә татар телендә "Ай, былбылым" ("Мой соловей") халык җырын башкарды. Рок-музыкант үз ютуб-каналында әлеге клипны бастырып чыгарган.
Артист шулай ук үз инстаграмында язма куйган, анда җыр Рамазан ае ахырына чыгарга тиеш иде, дип аңлаткан ул. Әмма Казанда 11 майда булган фаҗига планнарын үзгәрткән.

"Без изге Рамазан ае ахырына "Ай, былбылым" татар халык җырын чыгарырга әзерләндек. Әмма бөтен илне тетрәндергән коточкыч фаҗига сәбәпле, милли җырны без Казанда 11 майда булган корбаннарга-балаларга һәм олыларга багышлаячакбыз. Татар халкы белән бергә кайгырабыз", - дип язган Гарик Сукачев социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading