16+

Гарәп Әмирлекләренә визасыз барып булачак

Россия һәм Гарәп Әмирлекләре визаларны гамәлдән чыгару турындагы килешүне имзалады, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Гарәп Әмирлекләренә визасыз барып булачак

Россия һәм Гарәп Әмирлекләре визаларны гамәлдән чыгару турындагы килешүне имзалады, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Казанда узган сәүдә, икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия–Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Хөкүмәтара комиссиясенең сигезенче утырышында виза таләпләрен гамәлдән чыгару турындагы килешүгә кул куйды.
Узган елда Россиядән Гарәп Әмирлекләренә туристлар агымы 50 процентка арткан, диде Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. Барлыгы 750 мең россияле Гарәп Әмирлекләренә сәяхәт иткән. Эксперт бәяләмәсе буенча, Россиянең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисадына керткән өлеше 2,3 миллиард доллардан артып киткән, дип искәртте министр.
– Визаларны гамәлдән чыгару Гарәп Әмирлекләреннән Россиягә килүче туристлар санын арттырачак, – ди Мантуров.

фото: Golos.io

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading