16+

"ГАЗель" машинасы тукталыштагы кешеләр өстенә килеп кергән, бер кеше үлгән

Казанның Идел буе районында «ГАЗель» машинасы кешеләр булган трамвай тукталышына барып кергән.

Казанның Идел буе районында «ГАЗель» машинасы кешеләр булган трамвай тукталышына барып кергән.

Авария Җиңү Проспекты белән Мәүлетов урамнары киселешендә, «Универсиада Авылы» трамвай тукталышында була.

Беренчел мәгълүматлар буенча, авария нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган. Тагын ике кеше зыян күргән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 5, 5а, 7 нче трамвай маршрутлары хәрәкәте вакытлыча туктатылды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading