16+

Үги әнисе үтергән малайның соңгы көннәре турында билгеле булды 

Үги әнисе кулыннан һәлак булган малайның апасы тикшерүчеләргә фаҗига турында ничек бар шулай сөйләп биргән.

Үги әнисе кулыннан һәлак булган малайның апасы тикшерүчеләргә фаҗига турында ничек бар шулай сөйләп биргән.

Екатеринбургта 6 яшьлек Далер Бобиевның үлеме турындагы җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 29 июньдә баланың гәүдәсен опекуны Вероника Наумова арендага алган гаражда спорт сумкасында табыла. Моңа кадәр хатын үги улының югалуы турында сөйләп йөргән һәм өч көн дәвамында малайны бөтен шәһәр буйлап эзләгәннәр.

Наумованы Далерны үтерүдә шикләнеп тоткарлыйлар. Сорау алудан соң ул хокук саклау хезмәткәрләренә мәетне кайда яшергәнен күрсәтә һәм малайның 2022 елның декабрендә үлгәнен сөйли. Наумова сүзләренчә, малайның 13 яшьлек апасы аны ванна бүлмәсендә юындырган, шул вакытта бала җан биргән. Шуннан соң тикшерүчеләр кыз белән аерым аралашканнар. E1.RU басмасы хәбәр иткәнчә, опекун хатынның кансызлыгы бөтен кешене тетрәндергән. 

 Далерның апасы Вероника үтенече буенча тикшерүчеләргә ялганларга мәҗбүр булуын сөйләгән. Ул энесенең психик тайпылышлары булмавын хәбәр иткән. Аның сүзләренә караганда, опекун хатын суыткычтан ризык алганы өчен баланы вәхшиләрчә җәзалап яшәгән. Вероника Далерны кайнар яки салкын су астында тоткан, кычкырмасын өчен авызын ябып куйган.

Вероника Наумова сабыйны җәберләүдән тыш, апасына аңа карата шикаять язарга куша. Янәсе, Далер аны кыйнаган, буып үтерергә тырышкан. Малайның апасы сөйләве буенча, Вероника Далерны күрә алмаган һәм ул аны психиатрия хастаханәсенә җибәреп котылырга теләгән. Моның өчен ул барысына да аның психик тайпылышлары турында сөйләп йөргән, башка балаларга да шул ук сүзләрне сөйләргә мәҗбүр иткән. Ул Далердан баш тарта алмаган, чөнки бу очракта Далерның туган апасын да алып китәрләр иде. Шул фаҗигале кичне, кызның сүзләре буенча, бала опекун хатын рөхсәтеннән башка гына виноград ашаган. Шуңа Верониканың ачуы чыккан. Опекун Далерны зур тимер таяк белән бик каты кыйнаган. Аны иртәнгә кадәр шул хәлдә калдырганнар. Иртән кыз, опекун кушуы буенча, Далерны ваннада юындырган. Энесенең башында, кулларында, аякларында, тәнендә тимер таяк белән сугудан барлыкка килгән кара янган эзләрне күргән. Малайның хәле начарланган: ванна бүлмәсендә бөгелеп төшкән, аңын югалткан һәм тиздән сулыш алудан туктаган.

Опекун хатын ашыгыч ярдәм чакыртмаган, Далерның апасына да янаган. Янәсе, сине әниеңә кире кайтарачаклар. Шундый ук хәл Верониканың тәрбиясендә булган Данил Егольников белән дә булган. Яшүсмер әлеге вәхши хатыннан ел ярым элек качкан булган. Вероника да аны даими рәвештә кыйнап торган. Егольников сөйләгәнчә, опекун Далерны электрошокер белән җәзалаган, подвалга бикләп куйган, салкын су астында тоткан, почмакка бастырып куйган. Баштарак мәлдә Далер суыткычтан азык-төлек урлап ашый торган булган, чөнки ачлыктан интеккән. Опекун хатын шуның өчен сабыйны каты җәзалаган. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading