16+

Гөлназ Шәрипҗанова самолетта аңын югалткан

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсе диңгезгә ял итәргә китте.

Гөлназ Шәрипҗанова самолетта аңын югалткан

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсе диңгезгә ял итәргә китте.

Әмма самолетта очканда Гөлназ белән күңелсез хәл булган.

“Беренче тапкыр самолетта аңымны югалтып егылдым. Черем иткәндә, тәнгә суык йөгерде. Кан басымының төшкәнен аңладым. Бәдрәфкә барып җитә алмадым, аңымны җуйдым. Илсурның яңагымны чәбәкләвеннән уянып киттем. Берни дә аңламыйм.

Нәтиҗәдә мине аңга китерү өчен ясалма сулыш та, йөрәккә массаж да ясаганнар, су да сипкәннәр, ләкин мин яңагыма суккач кына уянганмын. Хәзер кызык, ләкин бу хәлнең шаһитларына һәм иремә бер дә кызык булмаган. Барысы да яхшы, Аллаһка шөкер”, - дип язган Гөлназ. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading