16+

Гөлүсә Шаһбан: "Хатын-кыз акыллы булса, ир-атның рәтенә төшәргә була"

Закир Шаһбанның хатыны, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан социаль челтәрдә үзенә иң күп ишетергә туры килә торган сораулар турында язып, аларга җавап биргән.

Закир Шаһбанның хатыны, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан социаль челтәрдә үзенә иң күп ишетергә туры килә торган сораулар турында язып, аларга җавап биргән.

"Еш кына миңа, Закир ишетмәгәндә, "Бөтенләй күрмиме ул"? "Тумыштанмы"? "Авырдыр инде сиңа?" диләр. Сораулар күп инде. Закирны якыннан белгән кеше андый сорау бирмәс. Ләкин үзем дә кызыксынучан кеше буларак шундый сораулар бирер идем. "Әйе, Закир тумыштан күрми". "Ияләндем, 20 ел бит инде яшибез" дип җавап бирергә тырышам. Һәр кешегә Закирның бик мөстәйкыль, күп белә торган, укымышлы, бик мәгълүмати кеше икәнлеген исбатлап арыдым. Чыннан да адәм баласы бөтен шартларга да ияләшә. Закир нәкъ башка хатын -кызларның ирләре кебек үк. Ир ир инде ул. Акча эшли, гаиләсен туендыра, киңәшләшә, ярдәмләшә, тарта да, бәйрәмнәрдә бераз салырга да мөмкин, кызлар ярата, җае чыкса гулять итеп тә ала. Ләкин хатын-кыз акыллы булса, рәтенә төшәргә була ир-атның. Ир бит ул ат инде. Йөгәнләргә була" дип язган ул.

undefined

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading