16+

Гөлсирин Абдуллина: "Туган көнемне зур исем белән каршы алам"

Бүген Ваһапов фестивале лауреаты, популяр җырчы Гөлсирин Абдуллинага 30 яшь тулды.

Гөлсирин Абдуллина: "Туган көнемне зур исем белән каршы алам"

Бүген Ваһапов фестивале лауреаты, популяр җырчы Гөлсирин Абдуллинага 30 яшь тулды.

"Исәнме, минем 30 яшем! Быел туган көнемне зур исем, "Әни" исеме белән каршы алам. Ну все, картаябыз", - дип язган Гөлсирин.

Шунысы кызык, иртәгә - 14 гыйнварда Азат Абитовка да 30 яшь тулачак. Җырлы гаилә матур юбилейларын бүген тамашачысы һәм иҗатташ дуслары белән үткәрергә ниятли. Концерт Казандагы рестораннарның берсендә узачак. Анда шулай ук Гөлназ Асаева, Алия Карачурина, Рөстәм Насыйбуллин, Рәнис Габбазов, Айнур Моратов та булыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading