16+

Грузиядә ике тапкыр җир тетрәгән

12 февральдә Грузиянең көнбатышында 4,4 һәм 3,3 магнитудалы ике җир тетрәү теркәлгән.

12 февральдә Грузиянең көнбатышында 4,4 һәм 3,3 магнитудалы ике җир тетрәү теркәлгән.

Бу хакта «Известия» газетасы Илья университеты каршындагы Сейсмик мониторинг үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, 4,4 магнитудалы беренче җир тетрәү җирле вакыт белән 12.07 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 11.07 сәгатьтә) булган. Шуннан соң 14 минут узгач, 12.21 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 11.21 сәгатьтә) 3,3 магнитудалы икенче җир тетрәү теркәлгән. Һәр ике очракта да җир тетрәү үзәге Бахмаро курорты янындагы Гоми авылында булган.

Йортларның җимерелүе һәм зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар әлегә юк.

11 февральдә Грузиянең Гурия төбәгендә 4,3 магнитудалы җир тетрәү булган иде. Ул 18.33 сәгатьтә Бахмаро курортыннан 3 чакрым көньяк-көнбатышта теркәлгән.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading