16+

Гуманитар йөк юлга кузгалды: "Хәрбиләребезгә көнкүреш кирәк-яраклары, шулай ук “УАЗ” машинасы алып барабыз”

Апастан мобилизациядә катнашучыларга гуманитар ярдәм китте. Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге Апас районы делегациясе мобилизацияләнгән якташларга гуманитар ярдәм илтү өчен юлга кузгалды.

Апастан мобилизациядә катнашучыларга гуманитар ярдәм китте. Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге Апас районы делегациясе мобилизацияләнгән якташларга гуманитар ярдәм илтү өчен юлга кузгалды.

Апастан мобилизациядә катнашучыларга гуманитар ярдәм китте, дип хәбәр итә " Апас хәбәрләре". 
Район халкы, олысы-кечесе, барлык оешмалар, хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, мобилизациядә булган егетләргә кирәкле әйберләр җыюда үз өлешләрен кертте. 

“Гуманитар йөккә җылы кием, генератор, җылыту пушкалары, бензин пычкылары, мичләр, көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре кергән. Шулай ук хәрбиләргә 3 “УАЗ” машинасы алып барабыз”, - ди район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров. 

Апас районы егетләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 20 “буржуйка” ясап тапшырды. Уңган хатын-кызлар өй токмачы әзерләде, йон оекбашлар бәйләде, яралыларны ташу өчен махсус носилкалар текте. 

Ярдәмне егетләр белән күрешеп, район башлыгы Айрат Җиһаншин шәхсән үзе тапшырачак. 
 Бу сәгатьләрдә йөк төялгән машиналар ерак юлга кузгалды. Райондашлар изге теләкләр юллап озатып калды. Чарада “Яшь армиячеләр”, хәрби хезмәт ветераннарының җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, вәкилләре катнашты. 

Егетләрнең посылкаларына нәни балалар ясаган рәсемнәр, укучылар язган солдат хатлары да куелды. Алар “Исән-сау кайтырга вәгъдә бир!” акциясе кысаларында эшләнде. 

Апас районы халкының бердәм булуын, гуманитар ярдәм җыю эшендә активлык күрсәтүен район башлыгы Айрат Җиһаншин да билгеләп узды. 
— Район халкына, эшмәкәрләргә, иганәчеләргә, җәмәгать оешмаларына гуманитар ярдәм җыюда булышкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Бергә, бердәм булганда гына җиңүне якынайтып була, - диде район башлыгы. 

Татарстан Республикасының Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Координацион Советы Төбәк җәмәгать оешмасының Апас бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин барлык әйберләрнең ияләренә барып җитүен, махсус хәрби операциядә катнашучыларның исән-имин туган якларга кайтуын теләде. 
 Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев юл догаларын ирештерде, хәер-фатыйхасын бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading