16+

Гүзәл Уразова: «Чир беребездән дә сорап килми»

Җырчыга 6 сәгать операция ясаулары хакында хәбәр иткән идек.

Җырчыга 6 сәгать операция ясаулары хакында хәбәр иткән идек.

Җырчы Гүзәл Уразовага 6 сәгать дәвамында операция ясаулары хакында язган идек инде. Гүзәл үзенең авыру сәбәбен хәбәр итмәде. Хәзер дә ул Мәскәүдә, аның хәлен белергә кечкенә кызы килгән. 

"Ариана кызым Мәскәүгә минем хәлемне белергә килде. 2 май көнне бәлки Казанга кайтарырбыз дигәннәр иде, килеп чыкмады, 6 майга кадәр калдырдылар. Бу арада интернетка бик керә алмадым. Миңа якыннарым, Гүзәл начар комментарийларга игътибар итмә, диләр. Кемнәр нәрсә язалардыр, ни сөйлиләрдер... Шуны гына әйтәсем килә: чир беребездән дә сорап килми. Сәламәт булуыбызның кадерен какшап киткәч кенә аңлыйбыз шул. Сау-сәламәт булыйк барыбызда. Рәхмәт миңа көч биреп торуыгызга",- дип язган Гүзәл.

Язмага реакция белдерегез

24

3

3

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading