16+

Гвардиячеләргә җитди бурыч йөкләнгән

Россия Президентының әмере буенча, Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте (Росгвардия) оештырылды.

Россия Президентының әмере буенча, Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте (Росгвардия) оештырылды.

Росгвардиянең башка федераль хезмәтләр белән берлектәге бурычы - җәмгыятьнең иминлеген, дәүләт чиген, җәмәгать тәртибен, дәүләтнең мөһим бина-корылмаларын саклау, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш, гадәттән тыш хәл режимын тәэмин итүдә катнашу.
Россия милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гомәров, «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, республикада Россия милли гвардиясе эчке эшләр органнарының: ведомстводан тыш сак хезмәте, лицензия-рөхсәтләр эше, СОБР, ОМОН һәм авиаотряд бүлекчәләре составында тупланган.

- Эшнең башлангычында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин зур ярдәм күрсәттеләр. Оештыру эшләре 2018 елның гыйнварына тулысынча төгәлләнәчәк. Россия гвардиясенә кертелгән полиция бүлекчәләре хәрби хезмәт тәртибенә үзгәртеләчәк. Армиягә чакырылган егетләр, әгәр теләсәләр, хәрби комиссариатта гариза язып, Россия милли гвардиясендә хезмәт уза алалар, - диде Рөстәм Гомәров.
Росгвардиягә күчкән полиция хезмәткәрләренең социаль гарантияләре сакланган. Алар, полициядә эшләгән вакыттагы кебек үк, бушлай медицина хезмәте белән тәэмин ителә. Росгвардия хәрбиләре һәм хезмәткәрләре,аларның гаилә әгъзалары, шулай ук алар карамагындагы кешеләр шифаханә-курорт дәвалануыннан, медицина оешмаларының сәламәтләндерү ялыннан файдалана. Росгвардиячеләрнең гомере һәм сәламәтлеге федераль бюджеттан иминиятләштерелә.
Торак белән тәэмин итү дә игътибар үзәгендә. Идел буе командалыгына фатирга мохтаҗларның исемлеге җибәрелгән.

- Хәзер безгә Росгвардиянең баш командиры тарафыннан һөнәри әзерлек дәрәҗәсен тагын да күтәрү, матди-техник базаны ныгыту йөкләнде. Тәүге җитди имтихан - Казанда 2017 елда Конфедерация кубогы футбол матчлары вакытында җәмәгать тәртибен саклау булачак, - диде Рөстәм Гомәров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading