16+

Гүзәл Сәгыйтова кияүгә чыкты!

Алып баручы, галимә, алдынгы татар яшьләренең берсе Гүзәл Сәгыйтова кияүгә чыга! Бу хакта аның дусларының социаль челтәрләрдәге битләрендә хәбәр бар.

Гүзәл Сәгыйтова кияүгә чыкты!

Алып баручы, галимә, алдынгы татар яшьләренең берсе Гүзәл Сәгыйтова кияүгә чыга! Бу хакта аның дусларының социаль челтәрләрдәге битләрендә хәбәр бар.

Дөрес, кияү турында язмыйлар әле, дип хәбәр итә http://idel-tat.ru

Беренчеләрдән булып, бу хакта Гүзәлнең якташы Римма Бикмөхәммәтова хәбәр итте. «Чәчкә сайлау шундый күңелле, шундый рәхәт! Чәчәкләр гөлләммәсен кабул итү дә ләззәтле (аеруча һава аланында:) Шундый күп вакыйгалар, шулкадәр күп мәгълүмат, өлгереп булмый төсле… ГКЧПлар да туйдыра башлады)) Шуңа мин чәчәк сайларга чыгып киттем…. Карыйм. Әлеге вакытта Казанның иң матур мәчетләрнең берсендә «Ярдәм»дә минем өчен кадерле кешеләрнең берсенең бик матур тантанасы бара. Мин өлгермәдем. ГКЧП аркасында))))
Шулай да шатлыклы хәбәр язам. Сез дә безнең белән сөенерсез дип уйлыйм. Татарская Николь Кидман - Гузель җомга көнендә кияүгә чыга. Әле менә аларның баш өсләрендә милый фәрештеләр канатларын кагып: «Амин, амин» дип тора. Сез дә аларга кушылыгыз. Кемгә чыкканын белмим. Вернее беләм, просто тере килеш күргән юк)) Хәерле кеше дип беләм. Шулай булсын да!
Мин Гүзәл белән берничә ел яшәдем, аның кем һәм нинди икәнен бииик яхшы беләм, шуңа да ул бәхетле тормышка лаеклы икәнен дә биииик яхшы беләм», - дип язып куйды ул җомга көнне үз сәхифәсендә.
Никах мәҗлесе узган «Ярдәм» мәчетендә эшләүче шагыйрә Лилия Сәләхетдинова да «Гүзәлебезне дә кияүгә бирдек. Бәхетле булыгыз!» дигән сүзләр белән В контактедагы сәхифәсендә кич Гүзәл белән төшкән фотосын куйды.
Барлык әлеге постларны укучылар Гүзәлнең ире кем соң? дигән сорау куя. Әлегә төгәл мәгълүматлар күренмәде. Дөрес, Матбугат.ру хуҗасы Данил Сәфәров ир-егетнең исеме Айнур икәнлекне искәртергә кирәк тапты һәм егетнең үзенә туган тиешле кеше булуын белдерде: «Кияү - минем троюродный энекәш. Гүзәл яхшы урнашты. Хотя Айнур тоже яхшы урнашты»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading