16+

Гүзәл Уразова кадерле әйберен югалткан: "Хәтта чүплекне актардык"

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың концерт күлмәге югалган. Бу хәл Туймазы концертыннан соң булган.

Гүзәл Уразова кадерле әйберен югалткан: "Хәтта чүплекне актардык"

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың концерт күлмәге югалган. Бу хәл Туймазы концертыннан соң булган.

"Бу күлмәк башка юк. Туймазы концертларыннан соң бу күлмәк просто юк булды. Ул гадәттәгечә костюм кофрына эленергә тиеш. Минем концерт эчендә сәхнәгә киеп чыга торган 11 костюмның берсе юкка чыга. Туймазы мәдәният йортының бер генә эзләмәгән почмагы калмагандыр. Хәтта урамдагы мусорканы да актарып чыктык. Кемгә кирәк булды икән, аңламыйм... Бу күлмәкнең дизайнердан лекалаларын шалтыратып сораган идем. Анда да мистика. Бөтен күлмәкләрнең фотолары, лекалалары сакланган, ә бу күлмәкнеке юк... Тегелеше буенча авыр күлмәкне рәсеме буенча гына тегәргә ризалашучылар күп булмады. Ике көн эчендә Оренбургта көне-төне шунда басып торып, шушы күлмәгемне тектереп бетердем. Ольга Николаевна, Инесса, кызлар, зур рәхмәт инде сезгә. Ике сутка өйләренә дә кайтмый тегеп бирделәр. Хәзер инде тыныч күңел белән Саратовка кузгалабыз. Иртәгә киеп күрсәтәм", - дип язган Гүзәл.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading