16+

Халыкара музей селфие көненә кушылыгыз!

Бүген Казан Халыкара музей селфие көненә кушыла.

Бүген Казан Халыкара музей селфие көненә кушыла.

#museumselfie хештегы куеп музейда төшерелгән селфины социаль челтәргә куеп теләгән һәркем әлеге чарага кушыла ала. «Казан Кремле» музей -тыюлыгы казанлылырны һәм башкала кунакларын матур, истәлекле селфилар төшерү өчен кунакка чакыра. Шулай ук бүген «Казан Эрмитаж»ында башка вакытта тыелган селфи ясау мөмкинлеге булачак.


Иң кызыклы, сыйфатлы селфи төшерүчеләргә Казан Кремле музее бүләк тә әзерләп куйган, дип хәбәр итә музейның матбугат үзәге. Бүләкле булу өчен фотогызны куйганда бары #museumselfie һәм #kazankremlin хештегын гына куярга онытмагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading