16+

Халыкара тынычлык көнен Казанда зурлап үткәрәләр

21 сентябрь бөтен Җир шарында Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә.

21 сентябрь бөтен Җир шарында Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә.

Менә дүртенче ел рәттән инде бу зур мәгънәгә ия көнне зурлап үткәрүгә Казан да кушыла. Аны Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән бергәләп катнашучылар күңелендә тирән эз калдырырлык итеп оештырырга уйлый. 16-17 сентябрь көннәрендә Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы яшьләр җөмһүриятенә охшап калачак. Анда сәнгать коллективларына үз талантларын күрсәтергә җай чыгачак. "Объектив кешеләр" дигән фотовидеокросс та эшләчәк. Анда 14-30 яшьлек фотосөючеләр катнаша ала. Җиңүчеләрне 17 сентябрьдәге зур концертта игълан итәчәкләр. Шул ук көнне "Мир" кинотеатрының ишекләре балалар йортларында һәм гаиләләрдә тәрбияләнүче ятимнәргә ачык булачак. Кремль яр буенда теләге булган һәркемне брейк биергә өйрәтергә уйлыйлар.

14-18 сентябрь көннәрендә "Регина" кунакханәсе базасында үтәчәк Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның "Без - бер ил, без - бер халык" дигән яшьләр форумы да шушы Халыкара көнгә багышлана. Быел аңа мәктәпләрдә белем бирүче яшь укытучылар, бигрәк тә, җәмгыять белеме, тарих мөгаллимнәре чакырыла. Форум барышында аларны үз укучыларында экстремизмга Һәм башка яман агымнарга карата нәфрәт уятырга, бу явызлыкка каршы көрәшергә өйрәтергә тырышачаклар.

"Татар информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясенә килгән оештыручылар журналистларга бәйрәмнең күңелле буласын вәгъдә иттеләр, бергәләп тынычлыкны яклашырга һәм саклашырга чакырдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading