16+

Хатын-кызлар җомга азрак эшләячәк

Россиядә җомга көнне хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көне итәргә дигән тәкъдим белән чыкканнар.

Россиядә җомга көнне хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көне итәргә дигән тәкъдим белән чыкканнар.

Иҗтимагый палата әлеге фикер белән кызыксына башлаган инде. Федерация Советы Комитетының Социаль сәясәт буенча рәисе Валерий Рязанский фикеренчә: «Төбәктә шундый мөмкинлек бар икән, нигә аны тормышка ашырмаска. Хатын-кызлар өчен катгый эш графигы авырга туры килә. Шуңа да алар өчен сыгылмалы график кулайрак булыр иде. Бу тәҗрибәне өйрәнәчәкбез. Бу хезмәт кодексына каршы килми", - ди ул. Әлеге тәкъдимне җиткерүчеләр бигрәк тә күп балалы аналарга өйдәге вак-төяк эшләрне башкару, балаларны тәрбияләү, аларга тиешенчә белем бирү өчен өстәмә вакыт кирәк. Балалар да әниләренең ярдәмнәренә мохтаҗ. Хатын-кызларның җомга көннәрендә булса да өстәмә буш сәгатьләре булса, күп проблемалар хәл ителер иде, - дип саныйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading